Башкортстанда, тулаем Русиядәге кебек үк, COVID-19 авырулары саны арту темпы кими, бу күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген күрсәтә. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республика территориясендә коронавирус йогышын киметүне һәм аны таратуны булдырмау буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте, аны республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.
Сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, Башкортстанда коронавируска каршы вакциналау дәвам итә. Республика 13 842 вакцина дозасы алган. Башта прививканы табибларга, укытучыларга, күпфункцияле үзәк хезмәткәрләренә, волонтерларга, полиция хезмәткәрләренә ясаячаклар. Гыйнвар ахырына кадәр республика тагын 40 мең доза вакцина көтә, бу Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә киңкүкүләм вакциналауга керешергә мөмкинлек бирәчәк.
Социаль хезмәткәрләр беренчеләрдән булып коронавирустан прививка ясата башлауга бәйле рәвештә, Радий Хәбиров 18 гыйнвардан республика социаль учреждениеләрендә үзизоляция режимын эзлекле рәвештә йомшартырга, ә аларның хезмәткәрләренә, 14 көнлек карантин сменасы тәмамланганнан соң, гадәти эш режимына күчәргә кушты.
Шуның белән бергә 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авырулары булган кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы саклана.
Радий Хәбиров шулай ук йогышлы госпитальләр режимында эшләүче профильле медицина учреждениеләрен акрынлап эшкә кайтарырга тәкъдим итте.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы үтенече буенча, Башкортстан Башлыгы дәүләт хакимияте органнарының медицина хезмәткәрләре ихтыяҗлары өчен 100 хезмәт машинасыннан торган автопаркын саклап калырга кушты.
Фото: Башкортстан Башлыгы