Әле республикада 5130 кеше коронавирус белән көрәшә. Аларның 786сы стационарда дәвалана, авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4344 кеше, үзизоляция шартларын үтәп, амбулатор дәвалау ала.
Пандемия башыннан алып Башкортстанда 16111 кеше коронавирусны җиңгән. Соңгы тәүлектә 110 кеше савыккан.
14 гыйнварга республикада коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы ковид 161 якташыбызның гомерен алып китте.