-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 гыйнвар 2021, 21:20

Көтеп алынган бәйрәм

Бүген Зилаер районының Сидоровка авылында яңа модульле ФАП ачылды.

Бүген Зилаер районының Сидоровка авылында яңа модульле ФАП ачылды.

Нигездә, өлкән буын кешеләре яшәгән авыл өчен бу көн көтеп алынган бәйрәм булды. Элек бу торак пунктта яшәүчеләр авылдан ун километр ераклыкта урнашкан Матрай табиблык амбулаториясенә, яки район үзәк дәваханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Хәзер исә авыл халкының якты, җылы, уңайлы модульле ФАПы барлыкка килде, ул барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә, кирәкле инструментлар һәм корылмалар белән җиһазландырылган, пациентларны фельдшер гына түгел, табибларның мобиль бригадалары да кабул итә.

Монда фельдшер кабинеты, процедура, пациентлар өчен көтү урыны бар - халыкка хезмәт күрсәтү өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов, Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров һәм Зилаер район үзәк дәваханәсе баш табибы Илдар Хәмитов килделәр.

- Яңа елны, яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачып, күңелле вакыйгалардан башлыйбыз. Хәзер сездә уңайлы шартларда беренчел медицина ярдәмен алу мөмкинлеге туды. Әлеге ФАП «Сәламәтлек саклау - беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү" проекты программасында катнаша һәм халыкны "Авыл фельдшеры" программасы белгече Байгуҗина Ләлә Гайзулла кызы кабул итәчәк.

Биредә ФАП ачылу - барлык авыл халкы өчен шатлыклы вакыйга. Район халкы исеменнән республика җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм социаль проектны тормышка ашыруда актив катнашканнарга рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, ә авыл халкына ФАПка сирәгрәк баруыгызны телим! - диде үз чыгышында район хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов.

Фотоiskra-kungur.ru
Читайте нас: