+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 гыйнвар 2021, 06:15

Медицина – төп игътибар үзәгендә

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәш­мәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин төбәктә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә ире­шелгән нәтиҗәләр турында чыгыш ясады.

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәш­мәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин төбәктә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә ире­шелгән нәтиҗәләр турында чыгыш ясады.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносының матди-техник базасын ныгыту кысаларында күп эшләр башкарылган: 94 модульле ФАП төзелгән, авария хәлендәге өч табиб амбулаториясе нигездән яңартылган, республика район­нарында 13 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, респуб­ликаның максатлы ин­вестицион программасы аша 10 ФАП файдалануга тапшырылган.
2020 елда файдалануга тапшырылган Республика клиник онкология диспансерының яңа корпусы, Уфа районының Зубово авылында һәм Стәр­летамак шәһәрендә ике клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге, Салават шәһәрендә күпфункцияле дәваханә, реконструкциядән соң Октябрьский 1нче шәһәр дә­ва­ханәсенең хирургия корпусы да тармак мәсьәләләренең иң җитди игътибар үзәгендә булуы турында сөйли.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору кысаларында да зур эш башкарылган.
Кыска вакытта республиканың Сәламәтлек министрлыгы тарафыннан ковидлы авыруларны дәвалау өчен койкалар профиле үзгәртелгән, аларны кислород, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү оештырылган.
Зубоводагы һәм Стәрлетамактагы йогышлы авырулар госпитальләре рекордлы кыска вакытта файдалануга тапшырылган.
Медицина персоналын яңадан өстәмә укыту оператив режимда тормышка ашырылган. Бүген ковидлы авыруларга 946 табиб, 1600 – урта һәм 700дән артык кече медицина персоналы ярдәм күрсәтә.
Халык мөрәҗәгатьләрен оператив тикшерү һәм ковидны дәвалау мәсьәләләре буенча медицина оешма­ларының гражданнар белән бәйләнешен координацияләү өчен Башкортстан Республикасының “Ковидка каршы ситуацион үзәге” булдырылды.
Яңа туган балалар үлемен 11,5 процентка киметүгә ирешелгән.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас