+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 гыйнвар 2021, 13:25

Радий Хәбиров Октябрьский шәһәрендә булды

15 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьский шәһәрендә булды. Төбәк җитәкчесе торак һәм инфраструктура объектлары төзелешенең барышы белән танышты, сәламәтлек саклау учреждениеләрен һәм сәнәгать предприятиеләрен карады.

15 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьский шәһәрендә булды. Төбәк җитәкчесе торак һәм инфраструктура объектлары төзелешенең барышы белән танышты, сәламәтлек саклау учреждениеләрен һәм сәнәгать предприятиеләрен карады.
Республика Башлыгы шәһәрнең көнчыгыш өлешендә урнашкан 40а һәм 40б торак төзелеше бистәләрендә булды. 2013 елда 143 җир кишәрлеген биредә яшәүчеләргә, шул исәптән күпбалалы гаиләләргә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүчеләргә тапшырганнар. Бу участокларның күбесендә кешеләр торак йортлар төзегән. Барлык кирәкле коммуналь-инженерлык челтәрләре республика һәм урындагы бюджетлар исәбенә сузылган. Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе адресына бу бистәләрдә юллар төзү үтенече белән халыктан күп мөрәҗәгатьләр килде. Бу максатларга якынча 100 миллион сум кирәк. Радий Хәбиров юлларга ком түшәргә, ә капиталь төзелеш мәсьәләсен территориаль заказ кысаларында карарга кушты.
Халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләре сәбәпчесе булган тагын бер объект - 18нче һәм 19нчы “Яз” торак комплексын төзеп бетерү. Радий Хәбиров хәлне ачыкларга һәм хәл итү юлларын 18 гыйнварда республиканың Шәһәр төзелеше советы утырышында тикшерергә йөкләде.
Эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы бер елдан да кимрәк вакыт эчендә шәһәр дәваханәсе базасында төзелгән кан тамырлары үзәгендә булды. Бу - дәүләт-хосусый партнерлык форматында гамәлгә ашырылган йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өлкәсендә беренче проект.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас