Бүген Октябрьскийгә эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер елдан да азрак вакыт эчендә 1нче шәһәр дәваханәсе базасында булдырылган кан тамырлары үзәгендә булды.
Бу - дәүләт-шәхси партнерлык форматында тормышка ашырылган йөрәк-кан тамырларын дәвалау өлкәсендәге беренче проект.
Октябрьскийда мондый үзәк булдыру башлангычын беренче тапкыр 2019 елда үткән “Инвестсәгать”тә ишеттерделәр. Ә 2020 елның февралендә республика Хөкүмәте Чехов исемендәге кан тамырлары үзәге белән тиешле килешү төзеде.
Ел дәвамында шәһәр дәваханәсе тарафыннан үзәк өчен бирелгән 680 квадрат метрлы бинага капиталь ремонт ясалды, җиһазландырылды. Бүлек 30 койкага исәпләнгән.
Үзәктә югары технологияле ярдәм күрсәтелә. Радий Хәбиров башкарылган эшне югары бәяләде.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/138557.html
Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте