-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 гыйнвар 2021, 17:30

166 якташыбыз – ковид корбаны...

Соңгы тәүлектә янә бер якташыбызның гомере өзелүгә яңа коронавирус инфекциясе сәбәпче булды.

Соңгы тәүлектә янә бер якташыбызның гомере өзелүгә яңа коронавирус инфекциясе сәбәпче булды.
Шулай итеп, республикада ковидтан вафат булучылар саны 166га җитте.
Әйткәндәй, 18 гыйнварга Башкортстанда янә 166 кешедә коронавирус инфекциясе булуы расланды. Барлыгы республикада инфекция йоктыручылар саны 22 068гә җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 805 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 56сы авыр хәлдә, 18 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4527 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 48 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 16570.
Пневмония очраклары да көн саен ачыкланып торуын дәвам итә. Соңгы тәүлектә 74 кешегә шушы диагноз куелган. 37 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы коронавируска 2 180 322 лаборатор тикшерү үткәрелгән, 2 111 418 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектә 6 504 тест эшләнгән, 6 348 кеше тест үткән.
Фото: spb.mk.ru
Читайте нас: