+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 гыйнвар 2021, 13:40

"Антиковид" паспортлары бирелә башлаячак

Башкортстанда сертификатланган ковидка каршы паспортлар бирелә башлаячак.

Башкортстанда сертификатланган ковидка каршы паспортлар бирелә башлаячак.

Бу хакта бүген төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

«Башкортстанның ковидка каршы паспорты» программасы COVID-19га күмәк иммунитетны ныгытуга юнәлтелгән. Документны коронавирус белән авырган гражданнар һәм вакциналанган кешеләр алырга мөмкин.

«Әгәр безнең 65+ категориясендәге кешеләр авырып терелгәннәр яисә вакцина алганнар икән, ни өчен алар үзизоляциядә утырырга тиеш?" - диде Радий Хәбиров.

Паспорт буенча кибет, җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә ташламалар алырга мөмкин булачак. Шулай ук документ хуҗасы югары әзерлек режимы таләпләрен үтәмәсә дә була.

Теркәү процессында паспорт алу өчен гражданның катнашуы таләп ителми – моның белән медицина учреждениеләрендә белгечләр шөгыльләнә, әмма паспорт алырга теләгән кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталында аккаунт булдырырга кирәк. Шулай ук аны кәгазь формада да алырга мөмкин.

Фото: горобзор
Читайте нас: