-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 гыйнвар 2021, 11:05

COVID-19 белән зарарлану ихтималын 250 процентка нәрсә арттыра?

М.В. Ломоносов исемендәге МДУның йокы медицинасы үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Александр Калинкин “Говорит Москва” радиостанциясе эфирында коронавирус белән зарарлану куркынычын 250 процентка арттыручы фактор турында хәбәр итте.

Аның фикеренчә, бу - йокы җитмәү, ул кешенең иммун системасында тискәре чагылыш таба.

“Йокы һәм иммунитет - ул синонимнар диярлек. Йокы кыскарганда, иммунитет кискен түбәнәя, әгәр кеше, җиде сәгатьтән артык йоклый торган кешеләр белән чагыштырганда, биш сәгатьтән кимрәк йоклый икән, теләсә кайсы вируслы инфекцияне эләктерү ихтималы 250 проценттан артык тәшкил итә”, - диде Александр Калинкин.

Медик бер үк вакытта йокларга ятырга һәм торырга, шулай ук будильниктан баш тартырга киңәш итте.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: