+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 гыйнвар 2021, 15:07

Иртән нәрсәләр эшләргә ярамый?

Йокыдан уянгач, нәрсәләр эшләргә ярамый? Британия табибы һәм телевидениедә сәламәтлеккә кагылышлы тапшырулар алып баручы Мириам Стоппард бу гадәтләрдән баш тартырга өнди, югыйсә сәламәтлегегезгә зур зыян салуыгыз бар, дип кисәтә.

Яңа көн күңелле һәм файдалы үтсен өчен аны физзарядкадан башларга кирәк дигән фикер барыбызга да таныш. Ә менә табиб моны һич дөрес түгел, ди. Стоппард сүзләре буенча, организм уянып бетмәстән аңа физик көчергәнеш бирү умыртка сөягенә һәм башка органнарга җитди зыян китерергә мөмкин.
Иртән яңа сыгылган апельсин суты эчәргә яратучыларга да бу гадәтеннән баш тартырга киңәш итә белгеч. Ач карынга эчелгән сут аш кайнату системасын эштән чыгара, шул ук вакытта бу сутта шикәр күләме шактый күп. Иртән организм инсулинны җитәрлек күләмдә эшләп чыгара алмый, шуның өчен дә даими рәвештә уянгач та апельсин суты эчү тора-бара диабетка китерергә мөмкин.
Нәкъ менә канда шикәр күләмен кинәт арттыруы өчен белгеч иртән кофе эчү гадәтеннән дә котылырга чакыра.

Фото: soschildren.ru
Читайте нас: