Билгеле табиб Мясниковның телевидениедә алып барган тапшырулары һәрчак зур кызыксыну уята. Чираттагы эфирда ул яман шешнең төп сәбәпләре хакында сөйләде. Яман шешне тәмәке төтене һәм венерик авырулар китереп чыгара, диде ул.
Тәмәке тарту рак килеп чыгуга зур этәргеч, диде табиб. Аның сүзләре буенча, актив тарту гына түгел, пассив тарту да яман шешкә китерә.
Бу үзе тартмаса да, даими рәвештә тәмәке төтене суларга мәҗбүр булган кешеләр дә чын тәмәжник кебек үк зур хәвеф астында дигән сүз.
Онкологик чирләрнең 40 проценты нәкъ менә тәмәке белән бәйле, чөнки ул - бик куркыныч канцероген.
Колбаса, сарделькалар, сосиска шулай ук күп канцероген туплаган ризыклар. Алар ашказанында гына түгел, башка органнарда да яман шеш барлыкка китерергә сәләтле, диде табиб.
Канцерогеннар төзелеш материалларында, аныграк итеп әйткәндә лакта, асбестта күп. Венерик авырулар, гепатит эләктерүчеләр дә хәвеф төркемендә.
Фото: radiokp.ru