Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 22 мең 570кә җитте.
21 гыйнварга инфекция янә 167 якташыбызда ачыкланды.
Пандемия башыннан алып республикада 17 мең 189 кеше ковидны җиңгән. Соңгы тәүлектә 282 кеше савыккан.
Әле Башкортстанда коронавирус инфекциясе расланган 5213 кеше инфекция белән көрәшә. Аларның 802се стационарларда дәвалана. 58 кеше авыр хәлдә, 14 пациент үпкәләргә ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4410 кеше амбулатор дәвалана.
Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә янә ике якташыбызның гомере өзелүгә ковид сәбәпче булды. Республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 169га җитте.
Пневмония очраклары да көн саен ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 215 кешегә куелган. 179 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада ковидка 2 211 576 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 141 700 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 10 595, 10 212 кеше тест үткән.