-1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 гыйнвар 2021, 16:40

“Үзем дә авырмаячакмын, башкаларга да йоктырмаячакмын”

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров коронавирустан вакциналауның беренче этабын үтте.

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров коронавирустан вакциналауның беренче этабын үтте.
Ул авырып савыккан булса да, медиклар аңа прививка эшләтергә киңәш иткән.
“Мин коронавирус белән сигез ай элек – үткән елның маенда авырдым. Башта антитәнчекләр күрсәткече 17,5 дәрәҗәсендә иде, көз 14кә кадәр төште, әле күрсәткеч – 1,2. Бу миндә коронавируска башкача иммунитет булмавы хакында сөйли. Димәк, инфекцияне тагын йоктырырга мөмкинмен”, – ди Рөстәм Әхмәдинуров.
Башкарма комитет җитәкчесе билгеләвенчә, статистика буенча республикада көн саен коронавирус белән 160-170 тирәсе кеше чирли, шуңа вакцина аерым әһәмияткә ия.
“Мин кешеләр белән актив аралашып эшләү сәбәпле, прививка ясатырга карар кылдым. Димәк, якын арада үзем дә авырмаячакмын, башкаларга да йоктырмаячакмын. Танышларым арасында ике дистәдән артык кеше вакциналанды, алар барысы да үзен яхшы хис итә. Вакцина ясау рөхсәт ителгән һәркемгә катлаулы булмаган бу процедураны үтәргә киңәш итәм”, – ди Рөстәм Әхмәдинуров.
Фото: “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте.
Читайте нас: