+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 гыйнвар 2021, 18:05

171 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 22738гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 22738гә җитте.
Соңгы тәүлектә янә 168 якташыбызда ковид ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 659 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 55е - авыр хәлдә, 14 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4678 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 41 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 17230.
Соңгы тәүлектә янә ике якташыбыз коронавирустан вафат булды. Инфекция республикада барлыгы 171 кешенең гомере өзелүгә сәбәпче булды.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз 216 кешегә куелган. 127 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада коронавируска 2 222 324 лаборатор тикшерү үткәрелгән, 2 152 071 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 10 748, 10 371 кеше тест үткән.
Фото: tass.ru
Читайте нас: