+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 гыйнвар 2021, 19:35

Авыру баланы дәваларга ничек акча табарга?

“Дөрес юнәлеш”кә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Дөрес юнәлеш”кә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
11 гыйнварда Гомумрусия халык фронты ярдәме белән көчле авыру балаларга ярдәм күрсәтү буенча “Дөрес юнәлеш” хәйрия хезмәте эшен башлады. Дүрт төбәктә (Камчатка крае, Башкортстан, Ульяновск һәм Новгород өлкәләре), 8 800 3030 телефон номеры буенча кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итеп, авыру балаларның ата-аналарына авыр мәсьәләләрне хәл итүне тизләтеп була. Мәсәлән, дәвалауга юллама алу, кирәкле акчаны табу, ярдәм күрсәтүне тизләтү һәм башкалар.
Башкортстанның 50 кешесе бу мөмкинлектән файдаланган да. Кайберләре консультация алган. Өч заявка буенча эш башланган. Ата-аналарны иң еш борчыган сораулар: реабилитация, дәвалау һәм дарулар белән тәэмин ителү.
“Дөрес юнәлеш” проекты авыру бала тәрбияләү проблемасы белән очрашкан кешеләр тарафыннан оештырылган. Хезмәтне булдыру идеясе авторы – “Медицина ярдәмен эзләү хәйрия хезмәте” җәмгыятенең генеральный директоры Антон Яремчук.
“Безнең күбебезгә бер тапкыр булса да мондый гаиләләр белән очрашкан кешеләр мөрәҗәгать иткәне бар. Кемдер юллама алалмаган, кемдер, вариантлар булса да, дәвалауга акча таба алмаган. Нәтиҗәдә, башта 100 шундый очракны хәл иткәннән соң, без хезмәтне системалаштырырга булдык”, – ди Яремчук.
Белгечләр авыру балаларның ата-аналарына бушлай ярдәм итәчәк – дәүләт, хәйрия фондлары, эре компанияләр исәбенә дәвалуга юлламалар алырга булышачак.
Авыр очракларны реаль медицина ярдәме алганга кадәр күз уңында тотачаклар.
“Бу - авыр психологик хезмәт, аның мөһимлеген бәяләп бетерми мөмкин түгел. 7 көн эчендә коллегалар 120 шалтырату кабул итте, әле 16 очрак эшләнә, – ди Гомумрусия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Горбунов. – Төбәкләр актив кушылды, мондый хезмәт барлыкка килүе турында мәгүлүмат тараталар. “Дөрес юнәлеш” турында МФЦ офисларында буклетлар да урнаштырылды”.
Проектка Стратегик башлангычлар агентлыгы, төбәк хакимиятләре ярдәм күрсәтә. Партнерлар булып «VIRIDIAN» компанияләре, Росконгресс фонды, “Контент” фонды чыгыш ясый.
Хәйрия хезмәте вәкилләре Русия гражданнарыннан – баланың законлы вәкилләреннән мөрәҗәгатьләр кабул итәчәк. Медицина документларын өйрәнгәннән соң, вариантлар эзләнә башлый.
Башкортстанда “кайнар элемтә” 10-19 сәгатьләрдә эшли.
Читайте нас: