-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 гыйнвар 2021, 16:00

Инфаркт "битлек" артына яшеренә

Киң таралган йөрәк авыруының һич уйламаган билгеләре бар.

Киң таралган йөрәк авыруының һич уйламаган билгеләре бар.

Инфаркт – бүгенге көндә бик киң таралган йөрәк авыруы. Әмма күпчелек кешеләр бу авыруның билгеләрен аңламый. Статистика буенча, инфаркт кичергән пациентларның 25 проценты бернинди дә авырту тоймаган.

Инфаркт нинди "битлек" артында яшеренергә мөмкин? Бу хакта "Россия 1" телеканалы эфирында медицина фәннәре докторы, РАН академигы Юрий Беленков сөйләде.

Кайчагында миокард инфаркты башка авырулар билгеләре артына яшеренә. Әйтик, күңел болгану, косу, эч кабару, диарея. Эчнең кинәт авыртуы ЭКГ үтү өчен нигез булып тора.
Инфарктның астматик формасы булганда, күкрәк, йөрәк тирәсе авыртмаска да мөмкин, кешегә сулыш алу авырлаша. Церебраль формасы еш кына инсультка охшаган, авыруның аңы һәм сөйләме бутала. Бер сәбәпсез ял итәсе килү, арыганлык, талчыканлык та – инфаркт турында сигнал бирүче билгеләр булырга мөмкин.
Шулай ук инфаркт вакытында хәлсезлек, салкын тир бәрү, калтырату, һава җитмәү, ютәл һәм баш әйләнү барлыкка килергә мөмкин.
"Инфарктның "битлек"ләре күп. Иң мөһиме – паникага бирелмәү, үз сәламәтлегеңә игътибар белән карау һәм хәвеф факторларына тәэсир итү. Тәмәке тартуны ташларга, алкоголь куллануны чикләргә, физик активлыкны арттыру, балансланган диета сакларга. Шул чагында инфаркт сезне урап узачак", - дип билгеләп үтте Юрий Беленков.
Миокард инфарктының беренче симптомнарын үзеңдә тою белән ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм ятып торырга кирәк.

Фото:iz.ru
Читайте нас: