Участок табибы Гөлнур Вәлиева мәкерле вируска каршы көрәштә алгы сызыкта эш алып бара.
Борай үзәк район дәваханәсендә хезмәт салучы Гөлнур Вәлиева ак халатлылар сафында очраклы түгел: ул кечкенәдән табиб булам, кешеләрне дәвалыйм дип хыялланып үскән. Ныкышмалылыгы, тырышлыгы һәм сәләте булгач, морадына ирешкән. Гөлнур Фәвис кызы бүген туган районында яраткан һөнәре буенча җиң сызганып эшли, яшь булуына карамастан, тынгысыз белгечне хезмәттәшләре ихтирам итә, халык та яратып өлгергән.
— Әтиемнең сеңлесе Илфира апа фельдшер иде. Бәләкәй чагымнан ул миңа үрнәк булды: үскәч, минем дә аның кебек ак халат киясем, авыруларны дәвалыйсым килде. Эш урынында да еш була идем апамның, аның пациентлары белән һәрчак ягымлы мөгамәлә итүе, һәркайсына җылы сүз таба белүе сокландыра иде, — дип уртаклашты Гөлнур Вәлиева. — Мәктәптә укыганда ныклап медицина университетына керергә әзерләндем. Укытучыларыма рәхмәт: имтиханнарны уңышлы тапшырып, Башкорт дәүләт медицина университеты студенты булып киттем. Дәвалау факультетында белем алдым.
Борай районының Ишмәмәт авылы кызы Гөлнур Вәлиева участок терапевты вазифасында эшли, шул ук вакытта онкология хезмәтен дә алып бара. Коллективта аның эшеннән канәгатьләр, тырышлыгы өчен ул бихисап мактау кәгазьләренә, рәхмәт хатларына лаек булган.
Яшь табибә җаваплылыгындагы участокта 1653 кеше яши, дәваханәгә килгән һәркемгә тиешле ярдәм күрсәтелә.
— Бүген бар дөньяны коронавирус пандемиясе ялмаган чорда без, табиблар, хроник авырулары булган пациентларыбызны һич кенә дә күз уңыннан ычкындырырга тиеш түгел, — ди белгеч. — Аларның күбесе — өлкән яшьтәгеләр. Соңгы вакытта район гәзите аша ковид һәм аны кисәтү чаралары турында еш чыгыш ясыйбыз, аңлату эшләре алып барабыз. Коронавирус инфекциясе белән җиңел төрдә авыручылар янына үзебез барабыз, ирекмәннәр тарафыннан дарулар, азык-төлек тарату да яхшы оештырылган.
Коронавирус бик мәкерле. Пандемия чорында һәркемгә үз сәламәтлегенә мөмкин кадәр игътибарлы булу зарур. Дөрес туклану, саф һавада гимнастика ясау кебек гади генә нәрсәләр иммунитетны ныгытуда зур ярдәм булуын онытмагыз. Шуны да әйтәсе килә: инфекция котырынган вакытта үзеңә зур чикләүләр куеп, диетага утыру дөрес гамәл түгел, бу организмның чиргә каршы тору сәләтен кискен киметеп, вируска бирешүенә сәбәп була. Мондый пациентлар белән үземә очрашырга туры килде. Ашаганда чама белү һәрчак кирәк, шул ук вакытта фаст-фуд, эшкәртелгән иттән (колбаса, сосиска һ.б.), баллы газлы эчемлекләрдән, шикәрдән баш тарту яшьләргә дә, өлкәннәргә дә бары тик файдага гына булачак.
Гөлнур Фәвис кызы эш урынында үрнәкле хезмәткәр булса, шәхси тормышында уңган хуҗабикә, ике бала әнисе. Тормыш юлдашы Венер белән матур йорт җиткереп, гөрләтеп дөнья көтәләр, җәйләрен бакчалары күз явын алырлык: җиләк-җимеш, яшелчәне күпләп үстерәләр, ихаталары гөл-чәчәккә күмелә.
— Язмышымны туган Бораем белән бәйләвемә һич үкенмим, — ди табибә. — Монда һәр урам, һәр тыкрык күңелемә якын, ә иң мөһиме – хезмәтем белән яхшы күңелле, ачык йөзле якташларыма файда китерә алуыма сөенеп яшим.
Гөлнур Вәлиева туган районының җәмәгать тормышында да актив катнаша, хатын-кызлар оешмасы эшчәнлегенә өлешен кертә. Әлеге өлкәдәге тырышлыгы өчен республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның мактау кәгазе белән дә бүләкләнгән.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.