-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 гыйнвар 2021, 15:10

2 миллион кеше корбан булды

Бүген, 24 гыйнвар - Кытайның Ухань шәһәрендә коронавирус табылганнан соң, 413 көн үтте.

Бүген, 24 гыйнвар - Кытайның Ухань шәһәрендә коронавирус табылганнан соң, 413 көн үтте.

Дөньяда коронавирус белән зарарлануның 99 миллион очрагы теркәлгән, пандемия корбаннары 2 миллионнан артып китте. Инфекцияләнүчеләрнең иң күбе - АКШта, Һиндстанда һәм Бразилиядә. Русия дүртенче урында тора.
Башкортстанда узган тәүлектә "коронавирус инфекциясе" диагнозы 168 кешедә расланды. Бүгенге көндә бездә СОVID-19 авыруының 22 906 очрагы теркәлгән. 171 кеше шушы авыру аркасында вафат булган.
Русия төбәкләрендә карантин чикләүләрне бетерүгә ай ярымнан артыграк вакыт калды, дип белдерде Дәүләт думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич. Эксперт билгеләп үткәнчә, хәзер эпидемиядә борылыш башлана.
Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренчә, галимнәр әлегә кадәр хәзерге коронавирусның ничек барлыкка килүен ачыклый.
COVID-19 белән авырган кешеләрдә метеобәйлелек барлыкка килергә мөмкин, дип сөйләде Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Сергей Токарев. Ул ассызыклаганча, төньяк төбәкләрдә магнит давыллары кеше сәламәтлегенә уртача полосага караганда күбрәк йогынты ясый.

Фото:РИА Новости.
Читайте нас: