+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 гыйнвар 2021, 18:20

"Бизмәнгә гомер куелганда вакцинаны сайлыйсың..."

Республикада яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина эшләтүчеләр саны көннән-көн арта. Бөтен дөньяны басып алган бу мәкерле чирнең кеше гомере өчен никадәр хәвефле икәнен аңлаган кешеләр үз теләкләре белән бу адымга бара.

Республикада яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина эшләтүчеләр саны көннән-көн арта. Бөтен дөньяны басып алган бу мәкерле чирнең кеше гомере өчен никадәр хәвефле икәнен аңлаган кешеләр үз теләкләре белән бу адымга бара.
“Йәшлек” гәзитендә басылган фәһемле язманы сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
“Вакциналауның ике этабын да үткән Уфа шәһәренең 38нче поликлиникасының шәфкать туташы Светлана Шәймәрданова да нәкъ шулай ди:
- Медицина хезмәткәре буларак, яңа коронавирус инфекциясенә бәйле хәлнең никадәр җитди икәнен аңладым, шуңа күрә прививка эшләтергә карар иттем. Өстәвенә, миңа эшем буенча да еш кына ковид-авырулар белән бәйләнешкә керергә туры килә. Өйләренә барып, анализга кан алган очраклар булды. Аеруча чир яңа тарала башлаган чорда күп йөрдек, җәйге эсседә махсус киемнән бик үк җиңелдән булмады.
Беренче прививканы 24 декабрьдә эшләттем һәм җиңел үткәрдем. Бернинди авырту да, хәлсезлек тә булмады. Икенчесе дә шулай булыр дип уйлаган идем, әмма организм бераз реакция бирде. Бер тәүлек тирәсе температурам булды. Әмма ковид белән авыруга караганда, бер генә көн температурага түзәргә була дип уйлыйм, – дип сөйли ул вакцина нәтиҗәләре турында”.
Бу хакта тулырак: yeshlek.rbsmi.ru/articles/ya-yly-tar-ta-ma-y-netu/e-de-a-lau-sara-in-k-re-m-im-647295/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35065816
Фото: yeshlek.rbsmi.ru/articles/ya-yly-tar-ta-ma-y-netu/e-de-a-lau-sara-in-k-re-m-im-647295/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35065816
Читайте нас: