-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 гыйнвар 2021, 16:07

COVID-19 кайчан чигенер? Билгеле табиб фаразы

Бикләнеп дигәндәй, коронавирус инфекциясен эләктерүдән шөрләп яшәү күпләрне туйдыргандыр инде. Бу җәһәттән күңелле фараз бар. Аның белән республикабызда билгеле табиб, ковид белән көрәшнең алгы сызыгында хезмәт салучы Глеб Глебов үзенең блогында уртаклашкан.

"Кызыл зона"да эшләүче Глеб Глебов даими рәвештә үз блогында ковидка кагылышлы яңалыклар, аны дәвалау буенча киңәшләре белән бүлешеп тора. Аның фикеренчә, пандемия бик озакка сузылырга тиеш түгел.

Бүген республикабызда бу уңайдан хәл тотрыклана, дәваханәләрдә палаталар бушап бара, ди ул. Табиб әйтүенчә, коронавирус пандемиясе быел җәйгә авызлыкланыр дип көтелә.

"Әмма язын ОРВИ таралырга мөмкин, аның, үз чиратында, коронавируска тагын яшел юл ачуы бик ихтимал. Язын халыкның күпләп авыруын кисәтә алсак, ковид эпидемиясенә ышанычлы киртә куярбыз", - ди Глебов.

Без исә, үз чиратыбызда, ковидның чигенүе халыкның тәртибенә дә бәйле икәнен әйтергә онытмыйк: һәркайсыбыз саклану чараларына бармак аша карамыйча, җәмәгать урыннарында медицина битлекләре киеп, кунак җыеп бәйрәмнәр үткәрүдән тыелып торсак, аралашуларны киметсәк, коронавирус инфекциясе дигән хәвефле авырудан тизрәк котылырбыз.

Фото: mkset.ru
Читайте нас: