+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 гыйнвар 2021, 14:30

Экспертлар: чир чигенә!

Башкортстанда февраль ахырына кадәр дәваханәләр базасында коронавирус авырулары өчен җәелдерелгән койкалар санын киметү планлаштырыла.

Башкортстанда февраль ахырына кадәр дәваханәләр базасында коронавирус авырулары өчен җәелдерелгән койкалар санын киметү планлаштырыла.

Бу хакта бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Зубоводагы йогышлы авырулар госпиталендә — 193, Стәрлетамакта 72 пациент дәвалана.

Бүгеннән дәваханәләр базасында җәелдерелгән 450 койка үз профилендә файдалануга кайтарылачак. Тулаем алганда, 15 февральгә кадәр аларның санын 1000гә кыскарту планлаштырыла. “5нче һәм 10нчы дәваханәләр гадәти эш режимына күчтеләр, медицина учреждениеләрен профильле эшкә чыгару буенча план эшләнде. Койкалар эпидемиологик хәлгә карап азат ителәчәк", — диде Максим Забелин.

Башкортстанда 25 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, коронавирус йоктыруның 23 мең 242 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч тәүлек эчендә 168 очракка арткан. 25 лаборатория тест үткәрә, тәүлек эчендә 7,5 мең тикшеренү үткәрелгән. Әле 6300 койка җәелдерелгән, койка фондының 68 проценты тулы.

Министр билгеләп үткәнчә, Башкортстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның 30 процентка кимүе күзәтелә. Ачыкланган пневмонияләр саны буенча үсеш - узган елдагы белән чагыштырганда, 150 процент. Экспертлар бәяләвенчә, республика авырулар буенча торыклылык дәрәҗәсенә чыкты.

Фото: башинформ
Читайте нас: