-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 гыйнвар 2021, 14:25

Грипптан һәм ковидтан вакциналар хакында барысын да беләсезме?

Белгечләрнең мәгълүматына һәм киңәшләренә игътибарлы булыгыз.

Белгечләрнең мәгълүматына һәм киңәшләренә игътибарлы булыгыз.
2020-21 елларның эпидемия сезонында Башкортстанда 2 422 693 кеше грипптан прививка эшләткән, шул исәптән - 478 833 бала. Бу республика халкының 60 процентын тәшкил итә. Киңкүләм вакциналау ОРВИ белән авыру очракларын үткән елдагы белән чагыштырганда 35 процентка кыскартырга мөмкинлек бирде.
Республикада яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналау да актив бара. Әле бу прививка хәвеф төркемендәге кешеләргә ясала – медикларга, социаль хезмәткәрләргә, педагогларга, полиция хезмәткәрләренә, социаль учреждениеләрдә яшәүчеләргә.
Яңа дозалар кайтарылу белән гражданнарның мондый категорияләре киңәячәк һәм ковидтан теләгән һәркем вакциналаначак. Гыйнвар ахырына кадәр республикага 50 мең доза вакцина кайтуы көтелә, ә февральдә антиковид вакцинасының 100 мең дозасы кайтырга тиеш.
Прививка ясатырга “Госуслуги” порталы, “Кврачу” мобиль кушымтасы аша язылырга мөмкин. Вакциналауга телефон аша участок табиблары да чакырачак. Иммунлаштыру дәүләт медицина оешмаларында гына (поликлиникаларда) үткәреләчәк, алар республиканың 80нән артык пунктында оештырылган.
Еш бирелүче сорауларга белгечләр биргән җавапларга да игътибар итик.
- Вакциналауга ничек әзерләнергә?
- Терапевтка күренү мотлак. Аерым әзерләнү кирәкми. Коронавирус инфекциясенә тест бирергә кирәкми. Прививка ясатырга мондый очракларда ярамый: коронавируслы авыру белән бәйләнештә булган, соңгы бер елда инфаркт, инсульт кичергән, хроник инфекцияләр, туберкулез, яман шеш, В һәм С гепатитлары, сифилис, ВИЧ булганда. Хатын-кызлар прививка алдыннан йөклелеккә тест үтәргә тиеш. Вакцина алдыннан һәм ясатканнан соң берничә көн алкоголь кулланырга ярамый. Ясатканнан соң ярты сәгать табиблар күзәтүе астында булырга кирәк.
- Нинди катлаулылыклар килеп чыгарга мөмкин?
- Иң еш билгеләр: калтырану, тән температурасы күтәрелү, мускуллар, буыннар авырту, хәлсезлек. Кайвакыт инъекция урыны кызарып чыга, шешә. Бу билгеләр, гадәттә, бер-ике көннән соң үтә. Бик сирәк очракта укшыту, ашказаны авырту, аппетит кимү, лимфотөеннәр зураю күзәтелә. Катлаулылыкларны кисәтү өчен берничә көн физик йөкләнешләр кичермәскә, мунча кермәскә, алкоголь кулланмаска, инъекция урынын чылатмаска кирәк.
- Авырып савыккан һәм антитәнчекләрең булган очракта прививка ясатыргамы?
- Авырып савыктыгыз һәм прививка ясатырга килдегез икән, бу хакта табибка әйтегез. Ул өстәмә анализлар ясау хакында карар кабул итәчәк. ОРВИ кебек инфекцияләр белән авырган вакытта, ютәл күзәтелгәндә вакытлыча прививка ясалмый тора. Өч-дүрт атнадан соң, хәл яхшыргач, ясатырга мөмкин.
- Грипптан прививка коронавирустан вакцина белән ничек яраша?
- Коронавирустан вакциналану теләсә кайсы прививка ясатканнан соң 30 көн үткәч рөхсәт ителә. Шул ук вакытта ул грипптан сакламый, ике прививканы да ясату хәерле.
Фото: kasli-gazeta.ru
Читайте нас в