+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 гыйнвар 2021, 18:25

Ковид корбаннары 175кә җитте

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 23 мең 242гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 23 мең 242гә җитте.
Соңгы тәүлектә янә 168 якташыбызда инфекция ачыкланды. Әле республика дәваханәләрендә 543 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 51е авыр хәлдә, 15е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5 130 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 7 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 17 394.
Кызганычка каршы, ковидтан вафат булучылар исемлегенә тагын ике кеше өстәлде. Барлыгы 175 якташыбыз ковид корбаны булды.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 162 кешегә куелган. 158 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: