-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 гыйнвар 2021, 16:11

Ничә килограммга җиткәч, бернинди диета да ярдәм итми?

Дөньяда коронавирус пандемиясеннән күпкә куркынычрак чир бар, ди табиб-диетологлар. Бу чир симерү икән. Аның аркасында ел саен планетабызда бик күп кеше вафат була һәм аларның саны ковидтан үлүчеләргә караганда берничә тапкыр артыграк.

Дөньяда коронавирус пандемиясеннән күпкә куркынычрак чир бар, ди табиб-диетологлар. Бу чир симерү икән. Аның аркасында ел саен планетабызда бик күп кеше вафат була һәм аларның саны ковидтан үлүчеләргә караганда берничә тапкыр артыграк.

Симерү - бик хәвефле авыру, ди табиблар. Ул организмны эштән чыгара һәм ахыр чиктә һәлак итә. Шул ук вакытта, белгечләр әйтүенчә, авырлык артуда билгеле бер чик бар, шуңа җиткәч, адәм баласына бернинди диеталар да ярдәм итмәве ихтимал.

Әгәр дә кешенең тән авырлыгы 160, 180, 200 килограммга җиткән икән, диеталар белән генә хәлне төзәтү бик шикле. Мондый кызганыч хәлдәге пациентлар күп очракта үз аякларында хәрәкәт итә алудан мәхрүм, алар түшәккә кала, башкалар ярдәменә мохтаҗ була. Аларга хирург пычагы астына ятмый чара калмый, ди табиблар.

Диетологлар әйтүенчә, бүген дөньяда дистәләгән төрле диета бар, тик алар нәтиҗә бирсен өчен пациент тәнендә артык килограммнар җыелуның сәбәбен ачыкларга тиеш. Югыйсә, тырышып-тырмашып ябыгуның нәтиҗәсе озакка бармаячак: ел-ел ярымнан кеше яңадан элекке хәленә кайта.

Ашказанының микробиотасы үзгәрү, ризык кабул итү гадәте бозылу, организмга микроэлементлар җитешмәү - артык килограммнар җыелуның шушы һәм башка сәбәпләре булырга мөмкин.

Фото: scientificrussia.ru
Читайте нас: