+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 гыйнвар 2021, 18:25

“Проблеманы хәл итүнең төп ысулы – вакциналау”

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау темасына, һәрвакыттагыча, зур игътибар бүленде.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау темасына, һәрвакыттагыча, зур игътибар бүленде.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, Башкортстанда ковидтан вакциналауның 72 пункты эшли, 13 пункт ачылуга әзерләнә. Коллективларга, социаль учреждениеләргә чыгучы мобиль пунктлар да эшли башлаган.
Башкортстан Башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына вакцинаны транспортировкалау һәм саклау өчен барлык кирәкле инфраструктураны, шулай ук квалификацияле медицина персоналын әзерләргә кушты. "Коронавирус таралу белән бәйле проблеманы хәл итүнең төп ысулы – вакциналау, – диде Радий Хәбиров. – Безнең өчен бу хәзер - иң мөһим мәсьәлә".
Ковидка каршы ситуацион үзәк тә эшен дәвам итә. 18-24 гыйнварда үзәк белгечләре 2 174 мөрәҗәгать эшкәрткән. Барлыгы 16 ноябрьдән (347) 218-19-19 номеры буенча "кайнар элемтә"гә 33 мең 367 мөрәҗәгать килгән. Үзәк координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Римма Үтәшева әйтүенчә, кешеләр күбрәк коронавирустан вакцина хакында сораулар бирә башлаган.
Башка мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге амбулатор дәвалауга һәм ковидка тест нәтиҗәләренә кагыла.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: