+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 гыйнвар 2021, 16:30

Ракның яшерен билгесе ачыкланган

Табиб, телевидение алып баручысы Александр Мясников яман шешнең күзгә күренеп бармаган бер билгесен атаган.

Табиб, телевидение алып баручысы Александр Мясников яман шешнең күзгә күренеп бармаган бер билгесен атаган.
Доктор әйтүенчә, тромблар барлыкка килү рак билгесе булырга мөмкин. Тромб ачыкланган очракта табибларга мөрәҗәгать итеп, тулы медицина тикшеренүе үтәргә киңәш итә Мясников.
Табиб билгеләвенчә, тәмәке тартучыларда, гормональ препаратлар кулланучыларда хәвеф югары. Еш һәм ерак арага самолетта очулар, озак автомобиль йөртү дә тромблар барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин.
Яман шешне кисәтергә теләүчеләр иң беренче чиратта сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, физик күнегүләр ясарга һәм яман гадәтләрдән баш тартырга тиеш. Артыгын ашауның да начар булуын онытмаска кирәк.
Моннан алда доктор Мясников коронавирустан вакциналау хакында сорауларга да җавап биргән иде. Бу процедурага барганнарга ул табиб киңәшенә колак салырга кушты, чөнки бер вакцина озак вакытка инфекциядән саклый, ә икенчесе хроник авырулары булганнарга яхшырак килешергә мөмкин.
Фото: vestnickprimanich.ru
Читайте нас: