+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 гыйнвар 2021, 18:10

Башкортстанда ковид 176нчы корбанын алды...

Республикада коронавирус йоктыручылар 23 410га җитте.

Республикада коронавирус йоктыручылар 23 410га җитте.
Соңгы тәүлектә янә 168 якташыбызда куркыныч инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 497 кеше табиблар күзәтүе астында. Аларның 56сы авыр хәлдә, 18е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5146 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 197 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 17 591.
Янә бер якташыбызның гомере өзелүгә коронавирус сәбәпче булды. Барлыгы бу инфекциядән республикада 176 кеше вафат булды.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 263 кешегә куелган. 257 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада коронавируска 2 260 234 лаборатор тикшерү үткәрелгән, 2 188 967 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 9 333, 9 115 кеше тест үткән.
Фото: vedtver.ru
Читайте нас: