+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 гыйнвар 2021, 17:13

Әле генә ковидтан савыктым. Вакцина кадатыйммы?

Коронавирус белән авырып савыкканнарга вакцина кадатыргамы-юкмы? Кадатсаң, савыкканнан соң, ничә ай үткәч? Бу көнүзәк сорауларга әлегә кадәр анык кына җавап юк иде, менә, ниһаять, табиб-инфекционист, медицина фәннәре докторы Николай Малышев матбугат конференциясе вакытында әлеге темага кагылып, прививканы кайчан ясату зарур булуын әйткән.

Коронавирус белән авырып савыкканнарга вакцина ясатырга ашыгырга кирәкми, һәрхәлдә организмнарында антитәнчекләр саклану чорында, дигән табиб. Аның сүзләре буенча, ковидка каршы прививкага авырып аякка басканнан соң, алты-тугыз ай үткәч бару дөрес, чөнки COVID-19 үткәргән кешедә антитәнчекләр нәкъ менә шул вакыт дәвамында саклана.

Бүгенгә халыкның 2 проценты таҗлы вирус белән көрәшеп савыкты. Кандагы антитәнчекләр бетүгә табан якынлашканда, ягъни терелгәннән соң алты-тугыз ай узгач, аларга вакцина ясатырга бару мотлак, ди инфекционист. Ә менә күптән түгел вице-премьер Татьяна Голикова организмда антитәнчекләр бетсә дә, күзәнәк иммунитеты кала, дип белдергән иде.

Малышев әйтүенчә, ковидны икенче тапкыр йоктыручылар да бар, әмма шунысы куанычлы, андый очраклар бик сирәк күзәтелә.
Гомум вакциналау безнең илдә 18 гыйнварда башланды.

Фото: ria.ru
Читайте нас: