+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 гыйнвар 2021, 16:07

Нигә ковидны кемнәрдер җиңел кичерә, икенче берәүләр чак үлемнән кала?

Коронавирус SARS-CoV-2-нең кеше организмын зарарлаганда "ярдәмчесе" бар икән. Махсус тикшеренүләрдән галимнәр шундый нәтиҗә ясаган.

Коронавирус SARS-CoV-2-нең кеше организмын зарарлаганда "ярдәмчесе" бар икән. Махсус тикшеренүләрдән галимнәр шундый нәтиҗә ясаган.

Коронавирусны төрле кеше төрлечә үткәрә: кемдер җиңелчә генә авырып ала, ә икенче берәүләр ковид-госпитальгә эләгеп, чак үлемнән кала.
Моның сәбәпләре ачыкланып бетмәгән әле. Шулай да галимнәр бу өлкәдә кайбер күзәтүләре белән уртаклаша.
Белгечләр әйтүенчә, махсус тикшеренүләр шуны күрсәткән: әгәр дә кеше канда холестерин күләмен киметүче дарулар кабул итә икән, ул таҗлы вирусны җиңел формада үткәреп җибәрә. Моның нигә шулай булуын да аңлаткан галимнәр.
Вирус кеше организмына нәкъ менә холестерин ярдәмендә "ябыша" икән. Аңардан башка ул организмның саклык киртәсен үтә һәм зарарлый алмас иде.
Шуны да әйтү кирәк: холестерин күзәнәкләрнең мембранасында һәрвакыт бар, тик ул артып киткәндә, организмга зур зыян сала. Коронавирус пандемиясе чорында гына түгел, һәрдаим аның күләмен тикшереп тору, кирәк икән, табиб язган даруларны эчү зарур.
Ә канда холестерин күләме тиешле күләмнән артмасын дисәгез, дөрес туклану, кыздырылган, майлы, шикәрле ризыклардан баш тарту, чамасын белеп спорт белән шөгыльләнү таләп ителә.


Фото: lifekorea.ru
Читайте нас: