Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 гыйнвар 2021, 17:25

Корбаннар 178гә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 23 мең 577гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 23 мең 577гә җитте.
Соңгы тәүлектә янә 167 якташыбызда инфекция булуы ачыкланды. Барлыгы 17763 кеше ковидны җиңгән. Соңгы тәүлектә республикада 172 кеше коронавирустан савыккан.
Әле Башкортстанда 5636 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 484е дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында. 54 кеше авыр хәлдә, 18 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5152 кеше амбулатор дәвалана.
Республикада коронвирустан вафат булучылар исемлегенә янә ике кеше өстәлде. Шулай итеп, инфекция 178 якташыбызның гомерен өзде.
Бер тәүлектә республикада янә 280 кешедә пневмония ачыкланган, ә 254 кеше бу чирдән савыккан.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 271 256 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 199 608 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11 022, 10 641 кеше тест үткән.
Фото: inforesist.org
Читайте нас в