+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 гыйнвар 2021, 14:40

Коронавирус таралу картасы эшләнгән

Уфалылар яңа коронавирус инфекциясе таралуны онлайн-режимда күзәтә алачак.

Уфалылар яңа коронавирус инфекциясе таралуны онлайн-режимда күзәтә алачак.
Башкортстан башкаласы мэриясе авыру таралу үзәкләре белән интерактив карта эшләгән. “Хозрасчетная поликлиника”ның баш табибы урынбасары Лена Нагаева әйтүенчә, шәһәр картасында ковид йоктырган кешеләр яшәгән урыннар күрсәтелә, ә пациентның шәхси күрсәткечләре һәм фатир номеры күрсәтелми.
“Кызыл төс белән инфекция йоктырган һәм өйдә дәваланучы пациент билгеләнә, зәңгәр белән – хәле начарлану сәбәпле госпитализацияләнгәннәр, савыкканнар исә – яшел төс белән.
Тулай торакларда, хостелларда һәм кеше күпләп яшәгән башка урыннарда авыру йоктыру үзәкләре шәмәхә төс белән билгеләнә”, – дип ассызыклый белгеч.
Коронавирус таралу буенча интерактив картаны торак-коммуналь хезмәткәрләр подъездларны дезинфекцияләү өчен куллана.
Фото: Уфа хакимияте
Читайте нас: