+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 гыйнвар 2021, 14:30

Ковидтан бушлай даруларга 66,9 миллион сум бирелә

Аларны коронавирустан амбулатор дәваланучы пациентлар алачак.

Аларны коронавирустан амбулатор дәваланучы пациентлар алачак.
Коронавируслы авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин итү өчен Русия Хөкүмәтенең резерв фондыннан Башкортстанга 66,9 миллион сум бүленгән. Илнең төбәкләре арасында мондый акчаларны бүлеп бирү турындагы карарга Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйган. Барлыгы субъектлар арасында 2,7 миллиард сум бүленәчәк.
“Сүз амбулатор шартларда медицина ярдәме алучылар, ягъни өйдә табиблар күзәтүе астында дәваланучылар турында бара. Авыруның имин булмаганча үтүен һәм катлаулылыклар килеп чыгуны кисәтү өчен аларга комбинацияләнгән дәвалау схемасы билгеләнә,” – диелә аңлатма язуында.
Бушлай даруларны амбулатор дәваланучы пациентлар алачак. Дарулар исемлеге катгый регламентланган һәм федераль дәрәҗәдә расланган. Җыелмага антибиотиклар, вируска каршы, температураны төшерүче һәм башка препаратлар керә.
Үткән елда Русия Хөкүмәте бу максатларга резерв фондыннан 8 миллиард сумга якын акча бүлгән.
Фото: biostar-russia.ru
Читайте нас: