+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 гыйнвар 2021, 15:40

Коронавирус икенче тапкыр да бик тиз йога?

Коронавирус белән авырып савыккан кешеләр организмында антитәнчекләр барлыкка килә һәм алар яңадан әлеге мәкерле инфекция белән чирләп китүгә киртә була, дип аңлатты бүгенгә кадәр табиблар. Ә менә шушы көннәрдә бу сүзләрнең бик үк дөреслеккә туры килмәве билгеле булган.

Коронавирус үткәргән пациентның организмында барлыкка килгән антитәнчекләр аны арытаба COVID-19 йоктырудан сакламый икән. Һәрхәлдә соңгы тикшеренүләр шуны дәлилли.
Бу хакта галимнәр хәбәр итә. "National Science Review" журналында әлеге темага зур мәкалә басылып чыккан. Анда сүз Пекин ковид-госпиталендә дәваланучы пациентлар хакында. Алар SARS-CoV-2 инфекциясен икенчегә йоктырып, госпитальгә авыр хәлдә эләккән. Күптән түгел генә ковидтан савыккан булулары да, организмнарында антитәнчекләр югалмавы да, аларга ярдәм итмәгән.
Бу тикшеренүләр барышында 273 пациент күзәтелгән. Аларның кайберләре, авырып терелгәннән соң, 19-57 көн эчендә яңадан инфекция йоктырып аяктан егылган. Әйтергә кирәк, күптән түгел генә чирне үткәрүләренә карамастан, алар икенчегә дә җиңел формада түгел, ә ныклап авырган.
Бу өлкәдә тикшеренүләр дәвам итә.

Фото: dw.com

Читайте нас: