-8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 гыйнвар 2021, 16:00

Төп игътибар – кешеләрнең гомерен озайтуга

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында республика Башлыгы Радий Хәбиров халыкның гомер озынлыгын артыруның мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләде.

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында республика Башлыгы Радий Хәбиров халыкның гомер озынлыгын артыруның мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләде.
“Безнең өчен иң кыйммәтлесе – ул кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге. Шуңа күрә без 2021 елны Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы дип игълан иттек. Безнең бурыч – үлем очракларын киметү”, – диде республика җитәкчесе.
Башкортстан Башлыгы төбәктә гомум диспансерлаштыру тергезелүен, ковидны дәвалау һәм кисәтү буенча иң яхшы тәҗрибәләр киңәюен дә билгеләде. Республика җитәкчесе әйтүенчә, Башкортстанда авырып терелүчеләрне реабилитацияләү программасы да башланачак. Аерым игътибар өлкәннәр сәламәтлегенә юнәлтеләчәк.
Радий Хәбиров республикада хоспис, кардиодиспансерның хирургия корпусы төзелү дәвам итүен, Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге төзелү планлаштырылуын да әйтте.
Республика киләсе елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү башланачагын билгеләде. Үлем очракларын киметүгә, медицина сыйфатын арттыруга 20 миллиард сумга якын акча юнәлтеләчәк.
Юлламасындагы чыгышында республика Башлыгы Радий Хәбиров җиңел булмаган үткән елдагы һәр омтылышының, һәр эшенең кешеләргә ярдәм итүгә, аларның тормышын, хәлен яхшыртуга, пандемия белән сынауны лаеклы үтүгә юнәлтелгән булуын билгеләде.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас в