-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 гыйнвар 2021, 17:20

Бер тәүлектә дүрт якташыбызның гомере өзелде....

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 23 мең 912гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 23 мең 912гә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 167 кешедә ачыкланды. Әле республика стационарларында 409 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 49ы авыр хәлдә, 17се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5259 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 138 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны –18062. Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә коронавирус янә 4 якташыбызның гомерен алып китте. Шулай итеп, республикада барлыгы 182 кешенең гомере өзелүгә ковид сәбәпче булды.
Пневмония очраклары көн саен ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 198 кешегә куелган.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 2 291 079 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 218 536 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 10 438, 9 982 кеше тест үткән.
Фото: akket.com
Читайте нас в