+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 гыйнвар 2021, 16:45

"2024 елга медицинаның беренчел звеносы тәртиптә булачак..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нефтекама шәһәр дәваханәсенең 2нче санлы поликлиникасында булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нефтекама шәһәр дәваханәсенең 2нче санлы поликлиникасында булды.

Аны 1965 елда төзегәннәр, һәм хәзер ул медицина учреждениеләренә карата заманча таләпләргә җавап бирми. Пациентларны кабул итү өчен кабинетларның уртача мәйданы санитар нормаларга һәм хезмәтне саклау шартларына туры килми. Биредә ачык регистратураны оештыру, картасаклагычны урнаштыру авыр. Моннан тыш, поликлиниканың авария хәлендә дип табылган өстәмә бинасы бар һәм ул сүтелергә тиеш.

Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев сүзләренә караганда, поликлиника урнашкан территория актив төзелә. Медучреждениенең куәте дә җитми инде. Яңа поликлиниканы проектлау һәм төзү бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкин. Бу максатларга, якынча исәпләүләр буенча, якынча 400 миллион сум кирәк.

Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына тиешле тәкъдимнәр әзерләргә һәм объектны 2023-24 елларга республика максатлы инвестицион программасына кертергә кушты.

– Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында 2024 елга кадәр республикага 20 миллиард сум киләчәк. Бу акчаны без шәһәр һәм районнарда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары һәм поликлиникалар төзүгә тотабыз, - диде Радий Хәбиров. - Ике ел эчендә 200дән артык ФАПны яңарттык, беркайчан да болай булмаган. Якындагы дүрт елда без 500-600 ФАПны алыштырырга тиеш. Шулай итеп, 2024 елга безнең медицинаның беренчел звеносы тәртиптә булачак.

Республика җитәкчесе, шулай ук, Нефтекамада COVID-19дан күпләп вакциналау башлануы белән кызыксынды. Шәһәр дәваханәсенең баш табибы Морат Авзалов Нефтекамада өч вакциналау пункты эшли, дип хәбәр итте. Кирәкле барлык инфраструктура әзерләнгән, медперсонал укытылган. Нефтекамага килгән беренче вакцинаны тулысынча кулланганнар. Яңа партия килүе көтелә.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас: