-27 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 гыйнвар 2021, 19:15

Янә ике кешенең гомере өзелде

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 24 мең 080гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 24 мең 080гә җитте.

Соңгы тәүлектә инфекция янә 168 кешедә ачыкланган. Әле республика стационарларында 421 кеше дәвалана. Аларның 51е авыр хәлдә, 17се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

5241 кеше амбулатор дәвалана

Соңгы тәүлектә 172 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 18234. Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә коронавирус янә 2 якташыбызның гомерен алып китте. Шулай итеп, республикада барлыгы 184 кешенең гомере өзелүгә ковид сәбәпче булган.

Соңгы тәүлектә пневмония диагнозы 235 кешегә куелган.

Фото: Башинформ
Читайте нас в