+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 февраль 2021, 18:00

Корбан сорама, ковид...

Кызганычка каршы, соңгы тәүлеткә яңа коронавирус инфекциясе янә өч якташыбызның гомерен алып китте.

Кызганычка каршы, соңгы тәүлеткә яңа коронавирус инфекциясе янә өч якташыбызның гомерен алып китте.
Шулай итеп, ковидтан вафат булучы якташларыбыз саны 188гә җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 414 кеше табиблар күзәтүе астында ковидтан дәвалана. Аларның 51е авыр хәлдә, 16 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5369 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 101 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 18 441 чел.
Пневмония дә чигенми әле. Көн саен яңа очраклар ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 185 кешегә куелган. 230 пациент пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада коронавируска 2 314 516 лаборатор тикшерү үткәрелгән, 2 241 370 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 5 116, 5 017 кеше тест үткән.
Әйткәндәй, Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 24 меңне узды. Соңгы тәүлектә инфекция янә 165 кешедә ачыкланды.
Республикада Ситуацион үзәк эшен дәвам итә. 25-31 гыйнварда үзәк белгечләре 1893 мөрәҗәгать кабул иткән. Ә барлыгы 16 ноябрьдән (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар элемтәгә 35 275 шалтырату килгән. Үзәк координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Римма Үтәшева әйтүенчә, көннән-көн күбрәк кеше коронавирустан вакциналауга языла. Башка мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге ковидтан амбулатор дәвалауга һәм тест нәтиҗәләрен төгәлләүгә кагыла.
Фото: sutynews.ru
Читайте нас: