+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 февраль 2021, 14:00

Ковид-койкалар саны кими

Башкортстанда, 1 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, коронавирус инфекциясенең 24 412 очрагы расланган.

Башкортстанда, 1 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, коронавирус инфекциясенең 24 412 очрагы расланган.

Узган тәүлек эчендә 165 кеше инфекция йоктырган. Үсеш динамикасы - әлеге саннар чикләрендә. Таралыш коэффициенты 1 проценттан артык түгел, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә.

Хәзерге вакытта стационарда 414 кеше дәвалана, шуларның 57се — интенсив терапия һәм реанимация бүлекләрендә. Шулай ук, министр сүзләренә караганда, республикада дәваханәләр базасында коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар өчен җәелдерелгән койкалар санын киметү буенча эш дәвам итә. Республика клиник дәваханәсе базасында ачылган ковид госпиталь 1 февральдән профильле куллануга кире кайтарылды. Шулай ук, Салават һәм Октябрьский шәһәрләрендә йогышлы авырулар үзәкләре ябылды.

"Кирәк булганда, 24-48 сәгать эчендә без аларны яңадан ачып, йогышлы авыруларны кабул итә алабыз", — дип хәбәр итте Максим Забелин. Ул, шулай ук, хәзерге вакытта республикада ковид-авырулар өчен 6 323 койка җәелүен белдерде, аларның 35 проценты — буш.

Коронавируска каршы вакциналау уңаеннан министр бүген-иртәгә республика өстәмә 14 мең доза “Гам-Ковид-Вак” препаратын алачак, дип билгеләп үтте. Февраль ахырына кадәр аларның саны 100 меңгә кадәр артачак. Хәзерге вакытта Башкортстан Covid-19дан 20 142 доза вакцина алган да инде.

Вакцинаның беренче компоненты белән республиканың 14 меңнән артык кешесе прививка ясаткан.

Фото: башинформ
Читайте нас: