-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 февраль 2021, 12:25

Ясатасыңмы? Ясатам!

(Тетәбикә телефоннан сөйләшә-сөйләшә килеп керә).Тетәбикә: Әлү, улым, әлү, ишетәм. Хәлең авырмы, балам? Температураң 37? Ай, нигә генә ясаттың аны, балакаем?! Киленнең хәле ничек? Әйбәт? Бүген өйдән эшлисезме? Ай, хәлең начарланып китмәсә ярар иде... Әү? Кайгырма, китте, китте. Хәзер кайтып та ки­лә, ахры, әнә ишек тавышы ише-телә....

(Тетәбикә телефоннан сөйләшә-сөйләшә килеп керә).
Тетәбикә: Әлү, улым, әлү, ишетәм. Хәлең авырмы, балам? Температураң 37? Ай, нигә генә ясаттың аны, балакаем?! Киленнең хәле ничек? Әйбәт? Бүген өйдән эшлисезме? Ай, хәлең начарланып китмәсә ярар иде... Әү? Кайгырма, китте, китте. Хәзер кайтып та ки­лә, ахры, әнә ишек тавышы ише-телә....
(Гаделҗан килеп керә).
Тетәбикә: Илттеңме оныкны мәк­тәпкә?
Гаделҗан: Илттем. Бар да тәр­тип­тә.
Тетәбикә: Илткән. Ярар, улым, пока. Хәлең начарланса, шалтырат!
Гаделҗан: Нәрсә бик өлтерисең? 3 яшьлек түгел, 30ны узган бит улыбыз.
Тетәбикә: Әй, каты бәгырь! Коронавирус кадәр коронавирустан прививка ясаткан бит ул!
Гаделҗан: Менә монысы маладис аңа!
Тетәбикә: Нинди маладис! Әнә температурасы күтәрелгән! Укол урыны авыртып тора, ди!
Гаделҗан: Соң, шуннан? Әз генә температура күтәрелгәнгә генә түзеп була бит! Бер-ике көннән үтә диләр аны. Коронавирус йоктырып, атналар буе чирләп яту түгел инде! Ул каһәрле чирнең яман катлаулылыклары да бар бит әле. Ясатуы әйбәт булган.
Тетәбикә: Ә мин кайгырам балам өчен! Ул прививка хакында ниләр генә сөйләмиләр....
Гаделҗан: Әй, шул теләсә кемнең юк-бар сөйләвенә ышандың инде гомер буе...
Тетәбикә: Галимәнең улы әйтә ди, ул вакцина дигәннәре белән бөтен кешегә “чип” дигән нәрсә куялар икән, ди! Бөтен кешегә куеп бетереп, ке­шеләр белән ммм... нәрсә соң әле? Ә! Идарә итә башлыйлар ди!
Гаделҗан: Хе-хе-хе! Әй, карчык! Бәлки, Галимә белән сезгә берәр фантастик кино төшерергәдер! Юк-бар уйларыгызның, сүзләрегезнең файдасы булыр иде, ичмасам!
Тетәбикә: Әй, син көләсең инде! Ә бит Галимәнең улы теге компьютер дигән нәрсәләрдә бөтен нәрсәне белә, ул белеп сөйлидер инде. Әй, Аллам, улыбызга нәрсә булыр инде!
Гаделҗан: Булды, җитте, карчык, юк сүз сөйләмә. Нәрсә булсын, улыбыз да, киленебез дә акыллы безнең. Беренчеләрдән булып кирәкле вакцина ясаттылар. Хәзер менә авырмаслар, Аллаһ боерса. Өстәвенә, антиковид паспортлары булачак.
Тетәбикә: Анысы нәрсә инде, карт?
Гаделҗан: Димәк, алар өчен чик­ләүләр бетә дигән сүз. Теләсәләр, чит илгә ял итәргә баралар, теләсәләр, театрга, кинога, башка җиргә. Чөнки алар хәзер чирне башкаларга да, үзләренә дә йоктырмый!
Тетәбикә: Шулай булса, әйбәт тә соң...
Гаделҗан: Әлбәттә, шулай! Син улыбызны сөйлисең дә, улыбызны сөйлисең. Киленнең хәле ничек соң? Ул да прививка ясатты бит.
Тетәбикә: Әй, нәрсә булсын аңа... Ат кебек таза безнең килен, менә шул! Температурасы да күтәрелмәгән, бер җире дә авыртмый да. Әйтерсең, ул прививканы ясатмаган да...
Гаделҗан: Хе-хе! Соң, сөен! Безнең малай йомшаграк булганга килен гаепле түгел бит!
Тетәбикә: Әй, бала жәл бит, бала жәл... Менә Габделбөке әйтә...
Гаделҗан: Тагын кемнәр нәрсәләр әйтә?
Тетәбикә: Аларның кызларының күршесе ясаткан да чирләп ята ди!
Гаделҗан: Соң, кемдер әз генә чир­ләгән кебек тә булырга мөмкин инде! Вакцина бит ул! Барыбер коронавирус йоктырып чирләү түгел!
Тетәбикә: Кемгә ышаныргадыр инде, карт...
Гаделҗан: Миңа ышан. Табибларга, белгечләргә ышан.
Тетәбикә: Шулай дисеңме...
Гаделҗан: Шулай димен. Искә ал, бу каһәрле ковид дигәннәре күпме кешенең гомерен өзде... Вакцина уйлап табылганга шатланырга кирәк! Кеше­ләр вакциналангач, пандемия бетәчәк дигән сүз! Күбрәк кеше прививка ясаткан саен коронавирус чиге­нәчәк. Кешеләрдә авыруга иммунитет булачак, димәк, инфекция йокмаячак. Ә привикадан кайбер кешеләрдә әзрәк температура, җиңелчә авыру билге­ләре булып алырга мөмкин инде. Аңа гына түзеп була бит!
Тетәбикә: Әй, матур сөйлисең, карт... Акыллы да инде син, картыкаем!
Гаделҗан: Әлбәттә. Менә безнең категориягә дә ясый башлагач, мин дә ясатам әле ковидтан прививка.
Тетәбикә: Кит инде! Безнең яшь­тәме?
Гаделҗан: Менә безнең яшьтәге­ләргә кирәк тә инде ул! Чөнки ул ковид дигәннәре өлкәннәрдә авыр үтә, ди. Үлем очраклары да өлкәннәр арасында күп. Шуңа безнең кебекләргә, хроник авырулары булганнарга ул прививка аеруча кирәк!
Тетәбикә: Соң, мин дә ясатыйм микән...
Гаделҗан: Әлбәттә, карчык! Менә икебез дә ясатабыз да, антиковид паспортлы булып, күкрәк киереп йөрибез әле! Бәлки берәр кая ял итәргә дә барырбыз...
Тетәбикә: Хе-хе-хе.... Әй, хыялый...
(Тетәбикәнең телефоны шалтырый).
Тетәбикә: Әлү, улым, әлү! Әү? Кит, аннан! Температурасы 37 диме? Керт­мәгәннәр балакаемны? Юк, юк, йөрмә, улым, чыгып! Хәзер, әткәң барып алыр. Пока, улым!
Гаделҗан: Ни булган, карчык?
Тетәбикә: Син оныкны мәктәпкә кертеп куймадыңмыни?
Гаделҗан: Керер минуты җитмәгән иде бит, мәктәп алдында иптәшләре белән уйнап калды. Беләсең бит, һәр сыйныфны аерым вакытта кертәләр хәзер.
Тетәбикә: Әнә, кертмәгәннәр ди шул!
Гаделҗан: Нәрсә булган?
Тетәбикә: Мәктәпкә кергәндә температурасын үлчиләр бит, менә онык­ның температурасы 37 булган! Әле мәктәп медпунктында утыра, ди. Дә­рескә кертмәгәннәр. Килеп алырга кушып шалтыратканнар малайга! Бар, барып ал инде, прививка ясаткан балакаем тышка чыгып йөрмәсен бүген!
Гаделҗан: Ниткән температура соң ул? Мәктәпкә барганда да ыргып-сикереп, уйнап барды. Бер дә чирлегә охшамаган иде!
Тетәбикә: Әй, белмим шул...
Гаделҗан: Шул артык актив уйнаганнан күтәрелгәндер әле температурасы... Хәзер, барып алам. Киттем, кар­­чык!
(Гаделҗан чыгып китә).
Тетәбикә: Вәт, бер замана килде бит... Мәктәпкә дә кертмиләр... Безне­келәр үскәндә аларның температурасын белгән дә юк иде...
(Шулай сөйләнә-сөйләнә Тетәбикә кереп китә).
Ләйсән Якупова
тыңлап торды.
Фото: rzd-medicine.ru
Читайте нас: