+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 февраль 2021, 16:37

Ковидтан беренче сукыраю очрагы теркәлгән

Бик куркыныч чир булып чыкты әле бу коронавирус дигәннәре. Барлык органнарга да зур зыян салуы хакында ишетеп белә идек инде, ә менә шушы көннәрдә әлеге зәхмәтнең адәм баласын сукыр калдырырга сәләтле икәне дә билгеле булган.

Бу хакта Британия табиблары чаң суга. COVID-19 йоктырып, госпитальдә дәваланучы ир-егет сукырайган.

Табиблар биргән мәгълүмат буенча, пациентка 54 яшь. Ул коронавирус инфекциясен авыр үткәргән. Табиблар аңарда әлеге инфекция аркасында энцефалопатия башлануы, арытаба, дәвалауга карамастан, бу чирнең (ә ул баш миен коронавирус инфекциясе җитди зарарлау аркасында килеп чыккан) азып китүе хакында сөйләгән. Баш миендә шулай ук сепсис күзәтелгән.

Озак дәвалау нәтиҗәсендә пациентның хәле яхшырган, тик менә күрү сәләтен генә тулысынча кайтара алмаганнар. Ул шәүләләр генә күрә.

Бик авыр очракларда ковид адәм баласын якты дөньяны күрүдән бөтенләй мәхрүм калдыруы да ихтимал, дип кисәтә белгечләр.

Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, гигиена чараларын төгәл үтик, дуслар!

Фото: finclub.net
Читайте нас: