+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 февраль 2021, 19:45

“Сәламәтлек болыты”на рәхим ит!

Русиядә “Сәламәтлек болыты” барлыкка килде – ике әйдәүче федераль медицина үзәгенең кардиологлары һәм гинекологлары хроник йөрәк һәм гинекология авырулары булган пациентларга коронавирус пандемиясе вакытында ярдәм күрсәтәчәк.

Русиядә “Сәламәтлек болыты” барлыкка килде – ике әйдәүче федераль медицина үзәгенең кардиологлары һәм гинекологлары хроник йөрәк һәм гинекология авырулары булган пациентларга коронавирус пандемиясе вакытында ярдәм күрсәтәчәк.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары бүген ковидлы һәр өченче пациентта күзәтелә һәм алар дәваханәгә салу хәвефен – алты, леталь нәтиҗәне 12 тапкырга арттыра. Үз чиратында, пандемия белгечләр арасында да, халыкта да югары хәвефлелек вакытын арттыра, хатын-кызларның репродуктив сәламәтлегенә йогынты ясый.
Милләт сәламәтлеге лигасы хәйрия фонды, Гомумрусия “Лига здоровья нации” оешмасы А. Н. Бакулев һәм В. И. Кулаков исемендәге фәнни-медицина тикшеренү үзәкләре белән берлектә “Сәламәтлек болыты” проектын тормышка ашыра. Проектның төп максаты – хроник авырулы пациентларга дистанцион телемедицина ярдәме, кирәк булганда адреслы стационар ярдәм күрсәтү.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча пациентлар табиб янына консультациягә чакырылырга мөмкин, бу очракта терапевтик чаралар коррекцияләнә, дәваханәгә яту, хирургия дәвалавы да тәкъдим ителә ала. Ярдәм алу өчен пациентларга https://telemed.oblakozdorovia.ru/ адресы буенча “Сәламәтлек болыты” хезмәтендә теркәлергә кирәк.
Башкортстанның да бу медицина проектында катнашуы сөендерә.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=50808
Фото: mibsnews.ru
Читайте нас: