+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 февраль 2021, 18:00

Тагын ике гомерне ковид өзде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 24 577гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 24 577гә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 165 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 402 кеше табиблар күзәтүе астында. Аларның 64е авыр хәлдә, 15е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5382 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 162 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 18603. Кызганычка каршы, янә ике якташыбызның гомере ковидтан өзелде. Республикада инфекциядән вафат булучылар саны 190га җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 161 кешегә куелган. 368 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 321 914 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 248 356 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 7 398, 6 986 кеше коронавируска тест үткән.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: