+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 февраль 2021, 18:55

193 якташыбыз – ковид корбаны...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 24744кә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 24744кә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 167 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 408 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 65е авыр хәлдә, 17 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5383 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 157 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны –18 760.
Кызганычка каршы, ковидтан үлем очраклары да республикабызда көн саен теркәлеп тора. Соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе янә өч якташыбызның гомере өзелүгә сәбәпче булды. Барлыгы Башкортсанда коронавирустан вафат булучылар саны 193кә җитте.
Пневмония дә чигенергә уйламый әле. Соңгы тәүлектә бу диагноз 154 кешегә куелган. 320 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада яңа коронвирус инфекциясенә 2 331 487 лаборатор тикшерү үткәрелгән, 2 257 492 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектәге тикшерүләр саны – 9 573, 9 136 кеше тест үткән.
Фото: nevnov.ru
Читайте нас: