-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 февраль 2021, 13:40

55 яшьне үткәннәргә – беренче чиратта!

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында COVID-19га каршы киңкүләм вакцианалау башлануы турында игълан иттеләр.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында COVID-19га каршы киңкүләм вакцианалау башлануы турында игълан иттеләр.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, бу атнада республикага «Гам-КОВИД-Вак» препаратының 18 900 дозалык чираттагы иң зур партиясе кайтты.
“Дәүләт хезмәтләре порталы аша көтү битенә кертелгән барлык теләүчеләр дә вакциналауга чакырылачак”, – дип белдерде министр. Ул коронвируска каршы прививка ясатырга Дәүләт хезмәтләре порталы, “К врачу” мобиль кушымтасы һәм 13-01 яисә 122 номеры, шулай ук ковидка каршы колл-үзәкнең 218 19 19 номеры буенча язылырга мөмкин булуын да билгеләде.
Максим Забелин 65 яшьтән өлкәннәрнең вакциналану мөмкинлеге хакындагы сорауга да җавап бирде.
“Үткән елның декабрь ахырында «Спутник V» вакцинасы тикшерүләрнең тулы циклын үтте, алар 65 яшьтән өлкәннәрне вакциналауның хәвефсезлеген һәм нәтиҗәлелеген исбат итте, – диде ул. Авыру буенча күрсәткечләрне һәм аның клиник үтүен күзәтүләрне исәпкә алып, без иң беренче чиратта 55 яшьтән өлкәннәргә вакциналанырга киңәш итәбез. Инфекциянең бу категория кешеләрдә авыррак үтүе билгеле".
Әлеге вакытта вакцинаны хроник авыруларның кискенләшкән чорында, йөкле һәм бала имезгән хатын-кызларга ясатырга ярамавын дә искә төшерде министр. Прививка алдыннан G һәм M иммуноглобулиннары барлыгын тикшерүгә анализ ясауның мотлак булмавын да әйтте.
Фото: kasli-gazeta.ru
Читайте нас в