+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 февраль 2021, 16:00

Чиләбедә безнекедәй ковид-госпиталь төзелде

Чиләбе өлкәсендә Уфадагы ковид-госпиталь проекты буенча яңа йогышлы авырулар үзәге төзегәннәр.

Чиләбе өлкәсендә Уфадагы ковид-госпиталь проекты буенча яңа йогышлы авырулар үзәге төзегәннәр.
Чиләбенең яңа дәваханәсендә беренче пациентлар ноябрь уртасында ук кабул ителгән. Клиника 500 койкага тәгаенләнгән. Анда 200гә якын медицина хезмәткәре эшли.
Объект 74 көндә төзелгән. Төбәктәге үзенчәлекләргә карап, проектка зур булмаган үзгәрешләр кертелгән. Ә курай формасы калган.
Чиләбе өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, алар чит төбәкләрдә төзелешләр барышын карап барганнар. Башкортстанда мондый дәваханә комплексы төзелүне күзәткәннәр. Төбәккә чыгып, проектны өйрәнгәннәр. Безнең республикадагы төзелеш мисалына таянырга булганнар.
Башкортстанның матур эшләре белән башкаларга үрнәк булуы сөенечле.
Фото: скриншот видео | Видео: Вести. Челябинская область
Читайте нас: