+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 февраль 2021, 16:15

Эльбрус Нигъмәтуллин да коронавирустан прививка ясатты!

Русиядәге иң көчле кеше Уфаның 13нче шәһәр дәвханәсендә вакцианланган.

Русиядәге иң көчле кеше Уфаның 13нче шәһәр дәвханәсендә вакцианланган.
Самолет кадәр самолетны күчерә алучы ир-егет прививка ясату алдыннан үзен бик тыныч һәм тыйнак тоткан. Битлек астында аны медицина хезмәткәрләре дә шунда ук танымаган.
Эльбрус Нигъмәтуллин әйтүенчә, гаиләләрендә ул - беренче булып ковидтан прививка эшләтүче.
“Хатыным белән бу темага сөйләшкәч, ул миңа беренче булып вакциналанырга кушты. Минем хәлне күзәткәннән соң, башкалар да киләчәк. Дусларымның һәм туганарымның да минем прививка ясату мисалын үрнәк итеп алуына ышанам”, – ди ул.
Ә әлегә Эльбрус Нигъмәтуллин күрсәткән үрнәкне тулы бер завод үрнәк итеп алды.
Республиканың иң эреләрдән саналган УМПО заводында 20 меңнән артык кеше эшли. Персоналны җитештерү эшеннән аермый вакциналау өчен гыйнвардан башлап процедура оешма территориясендәге өч сәламәтлек пунктында оештырыла.
Биредә соңгы өч атнада авыру очракларының кимүен билгелиләр. Предприятиедә битлек режимы да саклана, санитар нормалар да үтәлә.
Персоналны вакциналау өчен УМПО "Гам-Ковид-Вак" препаратының өстәмә бер мең дозасын алган. Бу 5000 хезмәткәрне вакциналарга җитә. Тулы цех белән прививка ясатырга килүчеләр дә бар.
Коронавирусны коллектив иммунитет белән генә җиңеп була бит.
Фото: forum.steelfactor.ru
Читайте нас: