Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте рәисе Александр Смекалкин, төзелеш һәм архитектура министры Константин Алексич һәм Сәламәтлек саклауны үстерү департаменты директоры Олеся Колотик-Каменева күптән түгел төзелеш эшләре тәмамланган Стәрлетамак клиника-диагностика йогышлы авырулар госпитален җентекләп карады.
Сәфәрләренә нәтиҗә ясап, Александр Смекалкин төбәкнең Башкортстан тәҗрибәсен кулланырга җитди нияте барлыгын әйтте. Ульяновск өлкәсе - безнең республика тәҗрибәсен нигез итеп алучы 15нче төбәк.
Стәрлектамактагы ковид-госпиталь 1 декабрьдә тапшырылган иде. Аны төзүгә Башкортстан бюджетыннан 2,195 миллиард сум бүленде. Бу республикада кыска вакыт эчендә төзелгән икенче йогышлы авырулар дәваханәсе.