Байгуҗа һәм Бикьян авыллары кешеләре өчне бу көн бәйрәм булды. Биредә күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр яши. Элек алар медицина ярдәме алырга Матрай табиблык амбулаториясенә яисә үзәк район дәваханәсенә мөрәҗәгать итәләр иде.
Хәзер авыл халкының якты, җылы, яңа, барлык заман таләпләренә җавап бирүче фельдшер-акушерлык пункты бар. Биредә фельдшерга гына түгел, табиблар бригадаларына да пациентларны кабул итү мөмкинлеге булдырылган, уңайлы шартлар тудырылган.
“Матур традицияне дәвам итеп, быел инде икенче фельдшер-акушерлык пункты ачтык. Бу аеруча өлкән яшьтәгеләр һәм балалар өчен мөһим. Яңа ФАПта зур тәҗрибәле фельдшер Римма Байгуҗина эшләячәк. Ул авылның һәр кешесен белә. Халык исеменнән республика җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Һәммәсенә бәхет, сәламәтлек, иминлек, ә авыл халкының ФАПка авыруларны кисәтү өчен генә килүен телим!” – диде тантанада Зилаер районы хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов.