-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2021, 13:00

Энҗе елмаю бүләк итә

Гүзәл Томилина үз эшенең остасы

Гүзәл Томилина үз эшенең остасы

Теш сызлау газабын кичермәгән кеше бик сирәктер. Бәләкәй чактан ук “теш табибы” дигән сүзләрне ишетү белән колак төбендә бал корты сыман “бызылдап” торган аппарат күз алдына килә. Инде теш табибына чиратта торганда бөтен авыртулар да онытылып, кайтып китәргә уйлаучылар безнең арада күптер. Элегрәк теш дәвалау әллә нинди зур сынау үтү кебек тоела иде. Хәзерге заманда дөнья барлык яклап та алга таба бара, яңа технологияләр уйлап табыла, алар, әлбәттә, стоматология өлкәсендә дә чагылыш тапты.
Якты, зур бүлмә, яңача корылмалар, уңайлы кәнәфи, бүлмәгә үтүгә талгын гына музыка ишетелә. Һәр кергән кешене ачык йөз белән каршы алалар монда. Кайда соң бу ? Әйе, бу – стоматолог бүлмәсе. Сүз Уфа шәһәренең Кувыкин урамы, 31 адресы буенча урнашкан “Стоматология доктора Томилиной” клиникасы турында бара.
Аның җитәкчесе Гүзәл Томилина гомеренең күп өлешен теш дәвалауга багышлаган. Ул гадилеге, кешеләргә карата ихласлыгы, итагатьле мөнәсәбәте белән таң калдыра. Пациентлар алдында үзен тыныч, ипле, кешелекле тотуы, шул ук вакытта үз эшен җиренә җиткереп башкаруы, һәр нечкәлекләренә кадәр эш барышын аңлатуы стоматология салонына килгән һәркемдә матур тойгылар уята, тынычландыра, киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә.
Бүген инде ул үз эшенең чын остасы булган теш табибы Гүзәл Томилина 1978 елда Уфа шәһәрендә мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Әтисе – хирург, отолоринголог, әнисе терапевт булып эшләгән гаиләдә үскән кыз мәктәптән соң кая барырга дип озак уйланмый. Бәләкәйдән үк медицина белән кызыксына. Үзен белгәннән бирле табиб булырга хыяллана. Һәм хыялы чынга аша: Гүзәл Томилина Башкорт дәүләт медицина институтының стоматология факультетына укырга керә. Юллама буенча Учалы шәһәренә эшкә җибәрелә. Анда бераз эшләгәч, ул Уфага килә һәм ашыгыч ярдәм хастәханәсендә эшли һәм шунда ук профком рәисе эшен алып бара. Шул вакытта ул үзендә оештыру, идара итү сәләтен камилләштерә. 35 ел эшләгәннән соң үзенең эшен ачу турында уйлана башлый. 2011 елда арендага бүлмә алып, шәхси стоматология кабинеты ачып җибәрә. Башта ул үзе генә эшли, пациентлар күбәйгәч, ул коллективны зурайта, шәхси кабинет булдыра.
Эш башлаганда гади генә процедуралар күрсәтелә: теш дәвалау, протезлау. Хәзерге көндә клиника бик зур үрләр яулый. Бүген заманча технологияләр ярдәмендә тешләрне сакларга, авырттырмый гына дәваларга, тергезергә, хәтта алмаштырып та куярга була. Күпчелек очракта пациентлар тешләрен дәвалатса, протезлау, имплант куйдыру, чистарту, агарту, брекет системасы кую, пародонтоз профилактикасы хезмәтләре күрсәтелә. Биредә югары квалификацияле, тәҗрибәле белгечләр эшли. Чыннан да, Гүзәл Томилина җитәкләгән стоматология салонында үз һөнәренең осталары хезмәт сала, алар үзләренең белемнәрен даими арттырырга омтыла. Аларны Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән белгечләр килеп укыта. Шулай ук чит илләргә чыгып укучылар да бар.
Бүгенге көндә стоматология кабинетлары ике адрес буенча эшли: беренчесе, алдаязылганча, Уфа шәһәренең Степан Кувыкин урамында булса, икенчесе башкаланың Юрий Гагарин, 64/2 адресы буенча урнашкан. Шәхси клиникада хаклар да артык кыйммәт түгел, финанс кыенлыклары булган очракта бүлеп түләү тәртибе дә каралган. Дәвалаган, куйдырган тешләргә 50 елга кадәр гарантия бирелә. Иң тәүдә бушлай консультация үткәрелгәч кенә тешне дәвалый башлыйлар.
Клиникада һәр пациентны тиң күреп, мөмкин кадәр сыйфатлырак ярдәм күрсәтү, уртак тел табу, иң авыр минутларда җылы сүз белән канатландырып җибәрү беренче урында тора.
Шулай ук биредә балаларның да тешләрен дәвалыйлар. Бәләкәй пациентлар да табибка зур ышаныч белән карый шуна да куркып торучылар, көйсезләнүчеләр юк диярлек.
Гүзәл Томилинаның алдагы эшчәнлеккә кагылышлы планнары зур: тагы берәр кабинет ачарга, яңа җиһазлар кайтартырга һәм хезмәт күрсәтү төрләрен киңәйтергә.
“Стоматология доктораТомилиной” салоны коллективына алдагы көннәрдә дә уңышлар, алар дәвалаган пациентларның гел елмаеп торуы тирә яктагыларны энҗе кебек елмаюлары белән сокландыруын , телибез!
Элина Фәйзулина.
Уфа шәһәре.
Читайте нас: